Яңалыклар

01.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой белән очрашты. 

Очрашуда рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстой мирасын саклау мәсьәләлре турында сүз барды. 

30.11.2018

Бүген Казанда “Олимп” КАИ спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча турнирның тантаналы ачылышы булды.

Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.

30.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды

30.11.2018

Бүген Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале гала-концерты уза. 

Гала-концерт кунаклары Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар булды. 

 “Игелекле дулкын” фестивале Казан мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тарафыннан ТР Хөкүмәте һәм Россия Президентының гражданнар җәмгыяте үсешенә грантларының берәм операторы булган Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырыла. 

30.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге эш кабинетында Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белән очрашты. 

30.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш Чаллыдагы ИТ-паркта узды.

Чарага Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән һәм 11 чит илдән 300ләп бизнес-бергәлек һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре җыелган иде.

30.11.2018

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм  ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.

Төп тема - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган бурычлар.

30.11.2018

Бүген Болгар шәһәрендә «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелеккә идарә» темасына дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен укыту программасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов катнашты.

29.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Морозов Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

29.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

Битләр: << 921 922 ( 923 ) 924 925 926 927 928 929 930 >>