Татарстанда ягулык бәяләре Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда түбәнрәк

11.12.2018

Татарстанда ягулык бәяләре Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда түбәнрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

Татарстанда АИ–92 бензины литры 40,50 сум – ИФО буенча сигезенче урында, АИ–95 литры 43,10 сум – ИФО буенча унөченче урында, Дизель ягулыгы литры 44,90 сум – унберенче урында.

25 майдан бәяләр үзгәрешсез калды. “Татарстанда ягулык сатучылар аңлырак булдылар, бәяләрне кинәт күтәрмәделәр”, - диде Роберт Гыйләҗиев.

“Гыйнвар аенда бәяләрнең 1,7 %ка артуы фаразлана. Алга таба февральдән инфляция күләменә карап күтәреләчәк”, - диде ул.

Ул быел заводларда ягулык бәяләре һәм биржадагы бәяләр кисәк үсә башлаганын искә алды. Бу бөтен Россиядә АЗСларда ягулыкка бәяләр артуына китергәнен, моңа бәйле рәвештә, Россия Хөкүмәте тарафыннан  ягулык бәяләрен киметү буенча ашыгыч чаралар кабул ителүе турында җиткерде.

РФнең зур нефть компанияләренә эчке базар өчен ягулык сатуны артырырга тәкъдим ителде.

Октябрь ахырында РФ Хөкүмәте ягулык бәяләрен тотрыклыландыру өчен 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 31 мартына кадәр конкрет чаралар эшләде.

Хәзерге вакытта “ТАНЕКО”да (Түбән Кама) автобензин өчен компонетлар эшләп чыгару буенча җайланмаларда эшләтеп җибәрү эшләре бара. Якын арада аларны файдалануга тапшыру Татарстан кулланучыларын тулысынча бензин белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 


“Девон” МА материаллары буенча.