Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин белән очрашты. Яклар БРИКС саммитын Казанда уздыру, шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстан һәм Иннополис белән уртак хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды.Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан завод хезмәткәрләре истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
Солдатлар һәм офицерларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда фидакарь хезмәте аркасында безнең халык Туган илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.
Бүген Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында республикада чәчү кампаниясен үткәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Спикерлардан: ТР вице – премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова чыгыш ясады.
Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавы.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президенты Амару Сисоку Эмбало белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды.