Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мордва мәдәниятенең «Валда Шинясь» республика бәйрәмендә булды. Бәйрәм Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында узды.
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов озатуында Татарстан Рәисе «Крестьянская изба», «Мордовское подворье», «Рыбацкий стан», «Килдюшевская история» бәйрәм мәйданчыкларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда татар халык бәйрәме Сабантуйда катнаша.
Чара «Прибрежный» паркында уза. Мәйдан алдында барлык кунакларны «Эврика», "Кызыл Тау" мәдәни үзәкләре артистлары, "Болгар" бию коллективы каршы алды. Сабантуй уздырыла торган урынга килеп җитүгә Алексей Песошин һәм аны озата йөрүче затлар «Татар авылы», «Әкият» һәм башка мәйданчыкларны карадылар.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев XXV Федераль Сабантуйда катнаштылар. Чара Якутскта узды, анда Россиянең 29 төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутиягә эш сәфәренә килде. Якутск аэропортында аны Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты - XXV Федераль Сабантуйда катнашу. Иртәгә Якутск шәһәрендә Федераль Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр.
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Кадерле ватандашлар!
Сезне Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу – илебез, аның күпьеллык тарихы һәм мәдәнияте, Ватаныбызны данлаучы һәм саклаучыларның казанышлары белән горурлану көне.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Мәгариф министры Сара Әл Әмири ханым белән очрашты.
Очрашу Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» III халыкара форумы чаралары кысаларында узды.
Бүген алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Россия көненә багышланды.
Бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бүген Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» III халыкара форумы ачылды. Чара Казанда Б.Рәмиев ис.ИТ-парк мәйданчыгында уза.
Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Форумда катнашучыларга видеомөрәҗәгатьне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юллады.