Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртергә тиеш. Бүген бу хакта финанс органнарының 2019 елның I кварталы йомгаклары буенча уртак киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Без акчаны алуга ук туздырып бетерергә тиеш түгел – бу кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртүгә китәргә тиеш, кешеләр моны сизәргә тиеш. Акчаларны нәтиҗәсез файдалануны булдырмаска кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан илкүләм проектлар максаты буенча нәтиҗә алырга тиеш. Бу мәсьәлә тармак министрлыклары контролендә булырга тиеш, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру чараларын гомуми финанслау күләме 2019 елга Татарстан Республикасында 19,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 15,1 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджеты – 4,5 млрд сум. I кварталда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,8 млрд сум җибәрелгән.
2019 ел башланганнан бирле физик затлар керемнәренә салымнар җыю (НДФЛ) Татарстанда 5,4%ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «I кварталда физик затлар керемнәренә салым республика берләштерелгән бюджетына 17,7 млрд сум кергән. Динамика уңай, үсеш темпы үткән елның шушы чорына карата 5,4%», – диде Р.Гайзатуллин.
Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетна салым һәм салым булмаган керемнәр 66 млрд сум тәшкил итте. Табышка салым өч ай эчендә 27,8 млрд сум керде, физик затлар керемнәренә салым – 17,7 млрд сум, диде ул.
Аның сүзләренчә, җир салымы 1,9 млрд сум күләмендә җыелган, җыелма керемгә салым – 2,5 млрд сум. Салым булмаган керемнәр – 4,7 млрд сум.
Республика бюджеты чыгымнары – 45,8 млрд сум, дип йомгак ясады Радик Гайзатуллин.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үзмәшгүль эшкуарларны теркәү турында сөйләде. Барлыгы 8 мең 600 Татарстан кешесе теркәлгән. 1 апрельгә алардан җыелган салым суммасы якынча 2 млн сум. Бу сумма гыйнварда теркәлгәннәрдән килгән. Февральдә теркәлгәннәрдән 25 апрельдә киләчәк.
Утырышка йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада һәм өч төбәктә гамәлгә ашырылучы һөнәри салым бөтен ил буенча кертелер дип өмет белдерде.