Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты.
Искәртик, 19-21 апрель көннәрендә Казанда синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы уза. Ярышларның өч көнлек программасында соло, дуэтлар, катнаш дуэтлар, катнаш программа, акробатик төркемнәр чыгышы көтелә.
Очрашуда Татарстан Республикасында синхрон йөзүне үстерү, халыкны спорт объектлары белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сүз барды.