Рөстәм Миңнеханов "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Кораллау" кластеры директоры Сергей Абрамов белән республикада кече авиация үсеше мөмкинлекләре турында сөйләште

19.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Кораллау" кластеры директоры Сергей Абрамов белән Т-500 авиахимэшләр үткәрү өчен махсус һава судносын серияле җитештерү проектының алга таба планнары һәм POZIS заводы базасында гражданнар продукциясен җитештерү перспективалары турында сөйләштеләр. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Сергей Абрамов сүзләренчә, хәзерге вакытта махсус һава судноларының беренче серияле партиясе лидер эксплуатанты - «РусАвиа» авиакомпаниясенә (Башкортстан Республикасы) тапшыруга әзерләнә.

Проектның алга таба үсеше Иннополис фән шәһәрчеге базасында планлаштырыла, анда композит материаллар кулланып, яңа төр самолетларны эшләү һәм серияләп җитештерү өлкәсендәге компетенцияләр тупланачак. Шулай ук пилотсыз авиация һәм башка перспективалы аэрокосмик юнәлешләр өлкәсендәге карарлар гамәлгә ашырылачак.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Дегинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, А.Г.Ромашин исемендәге «Технология» технопаркы генераль директоры Андрей Силкин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Ростех" ГК ярдәме белән