Татарстан Президенты Әгерҗе районында чәчүнең барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты

14.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров йөрделәр.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов район хуҗалыкларында чәчүнең барышы белән таныштылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Очрашу  Уразаево авылы янындагы арыш басуында узды.

Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров районда чәчүнең 30 мең гектарда планлаштырылган булуы  турында җиткерде, шул исәптән бөртеклеләр – 14,7 мең га: арпа – 6,3 мең га, бодай – 6,4 мең га, солы – 1,7 мең га, рапс – 0,38 мең га. Бар куәткә бәрәңге чәчәләр. Минераль ашламалар белән тукландыру 12 мең га мәйданда башкарылган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов климат сәбәпләре аркасында районның чәчүгә иң соңгы диярлек чыкканын билгеләп үтте.    «Чәчү шактый кызу темпта бара. Туфракта дым җитәрлек әле. Көзге культуралар да бик начар түгел. Һәлак булган  көзге культуралар 20 % тәшкил итә. Әмма мул уңыш алу өчен ашлама җитәрлек кетелмәгән», - дип, йомгак ясады министр.

Минераль ашламмаларның уңышка турыдан-туры тәэсирен Президент та билгеләп үтте, бу мәсьәләдә ул Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук җыелучылар белән район өчен мөһим булган мәсьәләләр хакында фикерләште, шундыйлар арасында  мәктәп төзү һәм район предприятиеләрендә эшләүче белгечләр өчен торак арендалау мәсьәләсе.

Чара ахырында кунаклар районда җитештерелгән һәм күргәзмәгә куелган  продукция белән таныштылар. Мәсәлән, күргәзмәгә  районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларының берсеннән төрле токымлы тавыклар һәм  бытбылдыклар алып килгәннәр.  Аның хуҗасы  Фирая Солтанованың авылга кайтып, кошчылык белән шөгыльләнә башлавына бары 3 ел гына булса да,  аның хуҗалыгында  бүгенгә инде  6 мең баш үрдәк, казлар, тавыклар һәм бытбылдыклар исәпләнә.

Үсемлекчелек өлкәсендә күргәзмәгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларын алган һәм сарымсак, җиләк үстерү проектларын гамәлгә ашыручы крестьян - фермер хуҗалыклары үсентеләр алып килгәннәр.

Моннан тыш, күргәзмәдә районда җитештерелә торган сөт продукциясе, бөртекле культураларның һәм бәрәңгенең быел район кырларында чәчелгән орлык материалы да бар

 

  


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгы материаллары