WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 30 майда сатуга куелачак

14.05.2019

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 30 майда сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 сумнан 1,5 мең  сум булачак.  

Бу хакта бүген “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин игълан итте.

Тантаналар “Казан Арена” стадионында узачак. 22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. "”Билетлар сатуга 30 майда куелыр дип көтелә. Аларның бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр. Аларны WorldSkills2019.com рәсми сайтында сатып алырга мөмкин”, - диде ул.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларына билетлар бушлай булачак, ләкин моның өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.

“Дөнья һәм илкүләм чемпионатларына баручыларның чакыру билеты булырга тиеш. Аны алу өчен worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Билетны кәгазьгә бастырып чыгарып, үзеңдә тоту хәерлерәк. Сканерлар телефоннан штрих-кодны укый алмаска да мөмкин”, - дип кисәтте Эмиль Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, бер билет белән чемпионат мәйданчыгына бер кеше уза ала, 12 яшькә кадәр балаларны олылар озата керергә тиеш. “Баланы теркәү һәм аңа билет алу кирәкми. Илкүләм чемпионат көннәрендә дә шушы кагыйдә гамәлдә булачак”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Ул “Казан экспо”га Тимер юл вокзалыннан аэропортка кадәр килә торган электричкаларда килү уңайлы булачак дип киңәш итте. Юл бәясе 40 сум.

“Матур театральләштерелгән тамашалар көтелә. Анда Россия, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тралицияләре дә, бөтен дөньяда һөнәри белем, һөнәри осталык системасы үсеше тарихы да гәүдәләнәчәк”, - дип сөйләде  Эмиль Гобәйдуллин.

Ул бүген артистларны сайлап алу эше барганын әйтте. “Бу көннәрдә зур кастинг уза. 11 майда биючеләр кастингы төгәлләнде. 24 тән артык бию коллективы, шул исәптән, 5 халык һәм 19 эстрада коллективы заявка биргән иде. Тантаналарда барлыгы 240 биюче катнашачак. Артистлар кастингы дәвам итә. 15 майга кадәр төрле юнәлешләр буенча тантаналар өчен артистлар сайлаячакбыз”, - диде ул. 

 


“Татар-Информ” МА