Татарстан Президенты Иннополиста ИФО субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты

27.06.2019

РФ Идел буе федераль округы убъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе эшчәнлеге округ парламентлары арасында элемтәне ныгытуда, закон чыгару өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашуда һәм яңа методларны чыгаруда мөһим җиһаз булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ассоциациянең Иннополиста узган пленар утырышында белдерде. 

Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вкәиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, ИФО төбәкләре вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, инновацияләр һәм цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү турында җитди сөйләшергә кирәк. Көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә әһәмиятле. "Эш нәтиҗәсендә норматив-хокукый базаны үстерү һәм хокукны гамәлдә куллану турында киңәшләр булыр дип саныйм. Иң яхшы тәҗрибәләр безнең округның бөтен субъектларында гамәлгә кертелергә тиеш", - диде ул. 

"Без хезмәттәшләребездә нинди уңай үзгәрешләр, тәҗрибәләр барлыгын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Дәүләт Башлыгы берничә җитди бурычларны билгеләде, аларны төбәкләр тәкъдимнәреннән башка нәтиҗәле хәл итеп булмый". 

Игорь Комаров ассызыклаганча, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру халык, бизнес, фәнни җәмәгатьчелек фикере һәм аларның контролен исәпәк алып гамәлгә ашырылырга тиеш. Аның сүзләренчә, алты ел дәвамында округ төбкәләренә проектларны гамәлгә ашыруга төрле финанслау чыганакларыннан зур күләмдә акча бүлеп биреләчәк, һәм проектларны гамәлгә ашыруда субъектлар хакимитяе роле зур. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.