Рөстәм Миңнеханов: «ТАИФ» компаниясе стратегиясе дөрес, бар да перспективага башкарыла

27.06.2019

Бүген «ТАИФ» АҖ Директорлар советы утырышында «ТАИФ» АҖ генераль  директоры итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Директорлар советы рәисе итеп янәдән «ТАИФ» АҖ җитештерү- коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Рөстәм Сүлтиев сайланды.

Альберт Шиһабетдинов «ТАИФ» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе итеп билгеләп куелды.

Директорлар советы утырышы тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Альберт Шиһабетдиновның «ТАИФ» АҖ генераль директоры вазыйфасын калдыруы турындагы тәкъдимен хуплаган.  

«Альберт Шиһабетдинов – икътисадчы, администратор, белемнәре күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, бу дәрәҗәдәге җитәкче бер көндә генә формалашмый. Альберт Шиһабетдинов эш дәверендә чып-чын «җитештерү генералына» әверелде. Һәм бүген акционерлар да бу карарны кабул иттеләр».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «халыкара дәрәҗәдәге мондый эре компания җитди эшләнмәләр, анализ таләп итә, һәм шуңа да тәҗрибәле кеше кирәк». Альберт Шиһабетдинов шуңа күрә компаниядә стратегик үсеш буенча киңәшче булып кала.

«ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдиновка Рөстәм Миңнеханов «шулай ук амбицияле, принципиаль булып калырга һәм  куелган максатларга ирешергә тырышуын дәвам итәргә» теләде.

«Минемчә, Руслан Шиһабетдинов яхшы юл узды. Ул төрле җитәкче позицияләр биләде, компаниянең эре бүлекчәләре белән эшләү тәҗрибәсе бар, шулардан: «Казаньоргсинтез» һәм Нижнекамскнефтехим». Уңышлар аңа, диде Рөстәм Миңнеханов.

«ТАИФ» компаниясенең стратегиясе дөрес, киләчәккә перспективалы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Нефть эшкәртү артуга бәйле рәвештә нефть чыгару күләмнәре артамы дигән сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Бу сорау илебез җитәкчелеге дәрәҗәсенә кагыла. Бүген ОПЕК плюс кысаларында аерым чикләүләр бар. Әйе, республика куәтләрен эшләтү өчен дә ул җитәчәк. Без бүген 36 млн. тонна нефть чыгарабыз, ә куәтләр 22-23 млн. тонна эшкәртә ала, шуңа күрә бер нинди дә проблема булмас».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.