Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә

26.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш белән Мәскәүдә. 

Сәфәренең төп максаты - "Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары челтәрен булдыру турында" мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашу. 

Утырышта эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлеген үстерү, юл ремонты сыйфатын, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәре каралачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.