Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

27.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ акционерларының чираттагы еллык гомуми җыелышында катнашты, анда ТАИФ компанияләр төркеменең һәм акционер җәмгыятьнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

«ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов ТАИФ компанияләр төркеменең һәм акционер җәмгыятьнең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында нотык сөйләде. 

Хисап чорында ТАИФ төркеме 878,4 млрд сум сальдаланган керем алган. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 61,6 млрд сум акча кертелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 17,4 млрд сум. Яңа җитештерүләр төзүгә һәм булганнарын яңартуга 59,5 млрд сум юнәлтелгән.

ТАИФ компанияләр төркеме республикада экологик иминлекне яхшыртуга, сәнәгать иминлеген арттыруга һәм хезмәткәрләрнең хезмәтен саклауга юнәлгән масштаблы чараларны уңышлы гамәлгә ашырды. 2018 елда бу максатларга чыгымнар 13,7 млрд сум тәшкил итте.

ТАИФ төркеменең хәйрия чараларына һәм җитештерүгә бәйле социаль проектларга чыгымнары 2018 елда 21,8 млрд сум тәшкил итте. Тулаем бу максатларга 253,3 млрд сум җибәрелгән, шул исәптән 173,9 млрд сум. 

Санкцияләр шартларында ТАИФ компанияләр төркеме 2018 елда уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча стратегик мөһим килешүләр имзалады,  шул исәптән «Сименс» компаниясе һәм «Bio-on S.p.A» Италия компаниясе белән.

2018 елда  ТАИФ төркеменә керүче «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм  Deutsche Bank AG җитәкчелегендәге банклар консорциумы белән 15 елга кредит килешүе төзелде.

Акционерлар җыелышында еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы расанды, шул исәптән финанс нәтиҗәләре буенча табыш бүлешү турында да.

Җыелыштан соң «ТАИФ» АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Директорлар советы рәисе итеп янәдән «ТАИФ» АҖ җитештерү- коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Рөстәм Сүлтиев сайланды. «ТАИФ» АҖ генераль директоры итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды.

Альберт Шиһабетдинов «ТАИФ» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе итеп сайланды.

Директорлар советы утырышы тәмамлангач, Альберт Шиһабетдинов, Рөстәм Сүлтиев һәм Руслан Шиһабетдинов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.