Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары челтәрен булдыру турында" мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Утырыш Зур Кремль сараенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Утырышта эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлеген үстерү, юл ремонты сыйфатын, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәре турында сүз барды.
Владимир Путин билгеләгәнчә, "бездә югары сыйфатлы юллар, кызганычка каршы, һаман аз". Югары - беренче - категориядәге юлларның гомуми озынлыгы соңгы дүрт елда 2423 километрга артты, бу күбесенчә федераль трассалар исәбенә булды: гомумән норматив таләпләргә туры килүче юллар биредә 83 процент тәшкил итә. Әлбәттә, 2010 елда аларның саны кхпкә ким булуын билгеләп үтәргә кирәк - бары 38,6 процент. Ягъни биредә, федераль трассаларда, федераль юлларда алга таба үзгәреш яхшы һәм сизелерлек. Ә төбәк юллары өлеше һаман да аз.
Россия Президенты үзгәрешләргә ирешү өчен махсус программа булдыру кирәклеген ассызыклады.