Республика Көне белән Рөстәм Миңнехановны һәм күп милләтле Татарстан халкын чит илләр вәкилләре һәм Россия төбәкләре губернаторлары котлый

30.08.2019

Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Халык Хөкүмәте Губернаторы Сюй Дачжэ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның күп милләтле халкын Республика Көне белән котлыды.

"Татарстан Республикасына чәчәк атуын, көч-куәт, халкына сәламәтлек һәм бәхет, безнең арада мәңгелек дуслык телим", - диелгән котлау телеграммасында. 

Көн дәвамында Татарстан Республикасы Көне белән котлаулар килеп торды. 

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия чит эшләр министры Мәүлит Чавушоглу, Казахстан Премьер-министры Аскар Мамин, Искешәһәр мэры Йылмаз Бюйюкершен, Чехия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан, Чехия Көньяк Моравия крае Гейтманы Б.Шимек алга таба да хезмәттәшлекнең ныгуын һәм үсүен теләделәр. 

Котлау телеграммаларын Россия Федерациясендәге берничә ил илчелеге дә бллады, аерым алганда, Люксембург Илчесе Жан-Клод Кнебелер, Финляндия Илчесе Микко Хаутала, Чехия республикасы Илчесе Витезслав Пивонька һәм башкалар. 

Татарстан җитәкчелегенә котлау сүзләрен Россия төбкәләре җитәкчеләре дә юллады, шул исәптән, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Башкортостан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин, Ярославль өлкәсе губернаторы Д.Миронов һәм башкалар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.