Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Татнефть» ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КазМунайГаз» НК АҖ идарәсе рәисе урынбасары – финанс директоры Даурен Карабаев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, әле генә Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. «Россия бу чемпионатны беренче мәртәбә кабул итте. Безнең ил WorldSkills хәрәкәтенә 2012 елда гына кушылды, шуңа да карамастан, без гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алдык. Ярышларда барысы 63 илдән 1,4 мең спортчы катнашты. 4 көн эчендә ярышларны карарга 272 мең кеше килде», - диде ул.
«Татнефть» компаниясе яшь белгечләр әзерләүгә гаять зур игътибар бирә, диде ТР Президенты. – Кызганычка каршы, сез ярышачак эшче һөнәрләре төрләре WorldSkills компетенциясенә керми. Әгәр бу компетенцияләр чемпионатета булса – без тәгаен алтын медальләр яулар идек».
Ярышлар нефть чыгару, скважиналарны җир астында ремонтлау, катлам басымын саклап тоту, скважиналарга капиталь ремонт, электрүткәргечләрнең һава линияләрен ремонтлау һәм монтажлау, машина йөртү осталыгы һәм башка эшче һөнәрләре буенча уза.
«„Татнефть“ компаниясе үзгәрә, без даими рәвештә яңа үсеш юлларын эзлибез. Болар бар да конкуренциягә сәләтле булу өчен эшләнә. Сезнең хезмәт – безнең компаниянең алгарышы һәм уңышлары өчен төп двигатель», - диде Наил Маһанов.
Тантанада Казахстан нефтьчеләре дә катнашты. Әлмәткә алар «КазМунайГаз» компаниясе хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында катнашу өчен килгәннәр. Даурен Карабаев Рөстәм Миңнехановка һәм Наил Маһановка Казахстан нефтенең 120 еллыгы хөрмәтенә медальләрен бүләк итте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов конкурс мәйданчыкларын карап чыкты һәм конкурсантларның чыгышларын карады.