Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чистайда "Камалия" тәрбия үзәгендә булды.
"Камалия" үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан.
Бүген бина мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә, анда бер вакытта 200 кеше шөгыльләнә ала. Үзәкнең эшчәнлеге театраль сәнгать, робототехника, ИТ-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар сәнгате, чит телләр өйрәнүгә юнәлдерелгән.
"Камалия" үзәге эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. үзәктә төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре укый ала.
Үзәкнең беренче катында «Камалия» балалар клубы, 40 кешелек ашханә, татар мәдәнияте музее урнашкан. Икенче катта - актлар залы, театр кабинеты, тавыш/видеоязмалар студиясе, чит телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнү кабинеты һ.б.
Рөстәм Миңнеханов өчен ял итү-үстерү үзәге бинасы буенча кыскача экскурсия оештырылды.