Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Казан циркында "Төп геройлар - 2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру танатанасында катнаштылар

30.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан циркында "Төп геройлар - 2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру танатанасында катнаштылар. 

Премия балаларның телевидениедә нинди тапшыруларны яратулары, иң яхшы балалар өчен проектларны ачыклауга һәм хәзерге заман телевидение, кино һәм анимация индустриясе контентын популярлаштыруга юнәлтелгән. Иң яхшы медиапроектларны балалар үзләре сайлый. 

"Кадерле балалар, премиядә катнашучылар.Инде өченче кат үткәрелүче бу матур бәйрәмдә сезне сәламләргә без бик шат. Җиңүчеләрне балалар үзләре сайлый, ә алар - иң рәхмәтле һәм гадел жюри. "Төп геройлар" премиясендә катнашучылар һәм җиңүчеләрне котлыйсым һәм уңышлар телисем килә", - диде Игорь Комаров чыгышында. 

Казанда фестиваль берничә мәйданчыкта узды, шул исәптән Казан Кремлендә, Горький ис. паркта. Балаларга кызыклы мәдәни программа әзерләнгән иде. 

"Без сезне барыгызны да сәламлибез һәм Республика Көне белән котлыйбыз. "Төп геройлар" оештыручыларына Казанда фестивальне уздырулары өчен рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Быел фестиваль төбәк дәрәҗәсендә Татарстан Президенты ярдәме белән  беренче кат үткәрелә. Премияне оештыручылар: «Первый канал. Всемирная сеть» АҖ һәм «Карусель» АҖ. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.