Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә чистарту корылмаларын төзекләндерү барышы белән танышты

31.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә шәһәрнең чистарту корылмаларын төзекләндерү барышы белән танышты. Аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, "ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды" генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов озата йөрделәр. 

Чистарту корылмалары Әлмәттә капиталь ремонтсыз 45 елдан артык гамәлдә булганнар. 2017-2018 елларда проект-смета документлары әзерләнгән. Проектта суны заманча биологик чистарту системасын булдыру каралган. 

ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, бүгнеге көнгә зур күләмдә эшләр башкарылган инде. Аерым алганда, механик чистарту корпусы төзелеше тәмамланган, беречел тондыру бассеннары төзекләндерелгән һәм башкалар. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка алга таба эшләр турында хәбәр иттеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.