Алексей Песошин “МИТ” корпорациясе” АҖ генераль конструкторы Юрий Соломонов белән очрашты

16.09.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  “Мәскәү җылылык техникасы институты” корпорациясе” АҖ генераль конструкторы, Россия Хезмәт Герое Юрий Соломонов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Мәскәү җылылык техникасы институты илнең оборона комплексының зур фәнни-тикшеренү һәм җитештерү предприятиесе булып тора. Шулай ук институт коллективы гражданнар продукциясе үрнәкләрен булдыру өстендә дә уңышлы эш алып бара.

Очрашу кысаларында Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары һәм Мәскәү җылылык техникасы институты арасында хезмәттәшлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.