Камал театры ЮНЕСКО белән театрның техник хезмәткәрләре турында тапшыру төшерәчәк

17.09.2019

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ЮНЕСКО белән берлектә эшләнгән театрның техник һөнәрләре турында тапшырулар циклы тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

“Бүгенге көндә, иҗади һөнәрләрдән тыш, театрда техник һөнәрләргә кытлык зур. Тавыш режиссерлары, гримерлар, постижерлардан спектакльнең техник ягы, сәхнә хәрәкәте барлыкка килә”, - дип билгеләде баш режиссер.

Шулай ук ул Казанга тапшырулар сериясен булдыру өчен ЮНЕСКО белгечләре махсус киләчәк дип өстәде. Бикчәнтәев тапшыруларның чыгу датасы турында хәбәр итмәде.

22 октябрьдән башлап Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Яшьләр сишәмбесе” проектын оештыра башлый, аның кысаларында ай саен сишәмбе көнне репетицияләр урынына спектакльләр куячак.

“Беренче премьераны без 22 октябрьдә күрсәтәчәкбез. Ул “Яшьләр сишәмбесе“ дип атала һәм без һәр ай саен сишәмбе көнне шундый форматта эшләр алып барырга телибез. Бу көн – репетицияләр көне һәм бу уңайдан бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тамашачыларыбызга өч пьеса бүләк итәргә булдык”, — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театр хезмәткәрләре проектка шулай ук “Өч пьесалы ике антракт” дигән исем дә биргән. “Яшьләр сишәмбесе” проекты спектакльләренең премьерасы Камал театрының кече залында узачак.

“Ике антракт вакытында без спектакльләргә килүчеләр белән аралашачакбыз. Проектта шулай ук яшь музыкантлар да катнашачак, аның кысаларында шагыйрьләр, рәссамнар белән очрашулар узачак, алар үз эшләрен тәкъдим итәчәк”, - дип билгеләде режиссер.

 


“Татар-Информ” МА