Бүген Казанның “Корстон” комплексында Урманчылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
“Республиканың урман хуҗалыгында югары профессиональ кешеләр эшли, алар җаваплылыклары, максатчан, хезмәт сөючән һәм үз эшләренә бирелгән булулары белән аерылып тора, барысы да хөрмәткә һәм югары бәягә лаек”, - диде ул.
ТР Хөкүмәте башлыгы искә төшергәнчә, бүген Татарстан Республикасында урманнар 1 млн 271 мең гектар мәйданны били. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнар белән идарә итүне һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны комплекслы башкара.
“Татарстанда ел саен 2,5 мең гектарда урманнарны яңарту буенча эшләр дәвам итә, 2 меңнән артык гектар мәйданда урман саклагыч утыртмалар куела, 30 млн данәдән артык сыйфатлы утырту материаллары үстерелә. Нәтиҗәле дәүләт урман күзәтчелеге, санитар-сәламәтләндерү чаралары башкарыла”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин урманнарны янгыннардан саклау буенча эшләрне аерым билгеләде.
“Бәхеткә каршы, 2019 елда урманнарда янгыннар булмады. Республика халкында экология культурасын формалаштыруга, урманнарга карата сакчыл караш тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә”,- диде ул.
ТР Хөкүмәте башлыгы тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
“Бүгенге бәйрәм көнендә тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, муллык һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән Сезне!”.
Тантаналы чара кысаларында алдынгы хезмәткәрләрне дәүләт бүләкләре һәм РФ һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре белән бүләкләделәр.
Бәйрәм концерт белән дәвам итте, анда Татарстанның сәнгать эшлеклеләре, бию һәм иҗат коллективлары катнашты.