Татарстан театрлары бер ел эчендә 200 млн сум акча эшләгән

17.09.2019

Татарстан театрлары бер ел эчендә 200 млн сум акча эшләгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Сезон башланыр алдыннан август-сентябрь айларында күчмә чыгышлар була, аларга 10 мең тамашачы килә.

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә спектакльләр чыгару белән хәзерге режиссер Резедә Гарипова шөгыльләнә. “Резедә Гарипова – Рәшит Заһидуллинның укучысы. Һәм ул бүген шулай ук режиссер статусында кала. Бу баш режиссер түгел, ә театр труппасында унынчы сентябрьдән спектакльләр һәм репетицияләр чыгара торган режиссер”, - диде ул.

Министр искәрткәнчә, 2015 елдан башлап Тинчурин театры сәхнәсендә унҗиде спектакль куелган, шуларның унбере элеккеге баш режиссер Рәшит Заһидуллин, биш спектакль – Резедә Гарипова тарафыннан сәхнәләштерелгән. “Резедә Гарипова баш режиссер статусына ия булмаячак”, - диде Ирада Әюпова.

Элегрәк Татарстан Мәдәният министрлыгының Тинчурин театрында баш режиссер вазифасын ике елга “туктатырга” ниятләве билгеле булды. Бу вакыт эчендә театр сәхнәсендә спектакльләрне чакырылган режиссерлар куяр дип көтелә.

 


“Татар-Информ” МА