Татарстан Республикасында 4,2 миллион тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,9 центнер тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Әхмәтов уңайлы һава шартлары бу атнада бөртеклеләрне шактый зур мәйданда урып-җыярга мөмкинлек бирүе турында сөйләде. Республикада әлеге культураларны (бөртеккә дигән кукурузны исәпкә алмыйча) тагын 15 мең гектардан җыеп аласы калган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 сентябрьгә республикада 4 миллион 165 мең тонна ашлык суктырылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 523,7 мең тоннага артыграк.
Җирне көзге эшкәртү турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов туңга сөрү - ул киләчәк уңышка нигез салу, дип ассызыклады. Быел 2 млн мәйданны туңга сөрергә кирәк. Әлегә уңышы җыеп алынган мәйданнарның 60%ы, яисә 770 мең гектары эшкәртелгән.
Марат Әхмәтов республикада бүгенге көннән инде күркәм традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануын искә төшерде, ярминкәләр атна саен шимбә көннәрендә 28 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.
Аның сүзләренчә, узган еллардагы кебек Казанда ярминкә мәйданчыгы - 15, Чаллы шәһәрендә һәм Яшел Үзән районында икешәр урында билгеләнгән.
Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе сәүдә челтәрләрендәгегә караганда 20-25%ка арзанрак булачак.