Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәренә килде.
Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда һәм форумның пленар утырышында катнашачак.
Төп тема - "ЕАИБдә тотрыклы үсеш һәм технологик кооперация факторы буларак, цифрлы суверенитет".
Моннан тыш, Кыргызстанда булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда һәм эшлекле сөйләшүләрдә катнашачак. Форум сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Чара кысаларында сәнәгать кооперациясе, электрон сәүдә, финанс карарлары һәм туризм тармагын үстерү мәсьәләләре буенча тармак сессияләре узачак.
Моннан тыш, чара кысаларында Россия-Кыргызстан һәм Кыргызстан-Россия эшлекле советларының чираттагы утырышы булачак, аның барышында Россия һәм Кыргызстан компанияләре проектларын һәм эшчәнлеген тәкъдир итү планлаштырыла.
Белешмә өчен:
Моңарчы VI Кыргызстан-Россия икътисадый форумы 2024 елның 12 сентябрендә узган иде.