Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда катнашты.
Чарада Россия ягын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Алексерчук тәкъдим итә.
Форумга якынча 1500 катнашучы гариза биргән. Нәтиҗәләр буенча гомуми суммасы 250 млн доллардан артык булган килешүләр имзаланыр дип көтелә.
Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә булды һәм Россиядә һәм Кыргызстанда җитештерелә торган продукция белән танышты.