Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты.
Гамәл «Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы башланганчы уздырылды.
Бу гамәл «Минем белән бергә хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла.
Ел саен Татарстанда 1,6 млн тонна чүп-чар барлыкка килә. Мондый күләмнәрдәге каты калдыклар аларны утильләштерү проблемаларын хәл итүнең яңа рәвешләренә күчүне таләп итә. Сүз заманча технологияләрнең экологик иминлекнең барлык таләпләренә дә туры килергә тиешлеге турында бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә автомобильләр акчычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда Меңъеллык мәйданында узды.
Барлыгы 50 ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, 7 ПАЗ автомобиле нигезендә эшләнгән флюрограф һәм 25 мәктәп автобусы тапшырылды.
Татарстан Президенты сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, бүген, Яңа ел бәйрәме алдыннан, без шатлыклы вакыйгага җыелдык. Ул исәкәрткәнчә, быел сәламәтлек саклау учреждениеләренә инде автомобильләр тапшырылган иде. "Бу автомобильләр Алабуга һәм Чаллы зоналарына бик кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мондый күчмә медицина үзәкләре табибларга оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә һәм профилактик чаралар үткәрергә ярдәм итәчәк. Безнең гражданнарга эре шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да вакытында медик ярдәм күрсәтелергә тиеш".
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан уздырылучы «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты, чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан башланып китте. Гамәлгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар да кушылды. Алар чыршыда эленгән берәр шарны сайлап алдылар.
Рөстәм Миңнеханов унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасын алган булып чыкты. Әмирханның Яңа елда теләге – апасы белән чын вертолетта очу икән.
Минтимер Шәймиев унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның ноутбук турындагы хыялын тормышка ашырачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шардан җиде яшьлек Әмир Фәйзерахманов теләген тапты. Әмирнең тимер юл буйлап поездда йөрисе килә икән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
"Бүген без гадәттәгечә тәмамланып килүче елга нәтиҗәләр чыгарырга һәм килсе елга планнарны билгеләргә җыелдык", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу елны без яхшы тәмамлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, тулаем региональ продукт, сәнәгать производствосы күләме, төп капиталга инвестициядәр күрсәткечләре яхшы. Ул билгеләгәнчә, республикада 2019 елның бөтен программалары гамәлгә ашырылп бара.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО»ның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Монда ул комплекс җитәкчелеге белән бергә төп җитештерү куәтләрен карап чыкты.
Рөстәм Миңнеханов 2019 елда «ТАНЕКО»ның эш йомгаклары буенча киңәшмәдә дә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында 63-нче микрорайонда күп фатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. Торак социаль ипотека программы буенча төзелгән. Чарада Чаллы мэры наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Анда Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләргә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
Бу хезмәтләргә барлыгы 9 машина тапшырылды: кар төягечләр, экскаваторлар һәм урамнарны җыештыру җайланмалары булган тракторлар. Киләсе елда шәһәргә тагын 15 берәмлек коммуналь техника биреләчәк.
Бүген Әлмәт шәһәрендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырышта компаниянең 2019 елның унбер ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, 2020 елның гыйнвар-февраль айларына һәм беренче кварталына «Татнефть» ГАҖнең бюджеты расланды.