Нью-Йоркта Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашты

03.02.2020

Татарстан Республикасы, Россиянең бер төбәге буларак, БМО белән һәм аның махсуслаштырылган учреждениеләре – ЮНЕСКО, ЮНИДО һәм башкалар белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасы  Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашуда хәбәр итте.  

Очрашу БМОның штаб-квартирасында узды (Нью-Йорк).

Искәртәбез, Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәре 2020 елның 2-3 февралендә узачак.

Татарстан Президенты Генераль секретарьга Нью-Йоркта, БМО штаб-квартирасында очрашу, шулай ук  Россия Федерациясенең алга киткән һәм сәнәгать ягыннан үсеш алган бер төбәге буларак – Татарстан Республикасын тәкъдир итү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте (Искәртәбез, бүген БМО штаб-квартирасында «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» нотыгы тәкъдир ителәчәк). 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы, Россиянең бер төбәге буларак, БМО белән һәм аның махсуслаштырылган учреждениеләре – ЮНЕСКО, ЮНИДО, ВОЗ һәм башкалар белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.

Очрашу барышында БМО Генераль ассамблеясендә 2015 елның 25 сентябрендә кабул ителгән 17 Тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруга карата конструктив фикер алышынды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.