Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) штаб-квартирасыннан «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» Рәсми Татарстан сайтында турыдан-туры трансляция аша тапшырылачак.
Искәртәбез, бүген БМО штаб-квартирасыннан «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» нотыгы тәкъдир ителәчәк.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак, ул АКШта эш сәфәрендә. Чараның модераторы – БМОга Россия ярдәме ассоциациясе рәисе урынбасары Алексей Борисов.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең БМОдагы Даими вәкиле Василий Небензя чыгыш ясаячак.
«Татарстан Республикасының тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары» нотыгын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдир итәчәк.
Чара бүген, 2020 елның 3 февралендә, җирле вакыт белән 15.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 23.00 сәгатьтә) башланачак.