Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя белән очрашты

03.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) штаб-квартирасында (Нью-Йорк) Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Василий Небензяга Татарстан делегациясенә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйтте. «Без Нью-Йоркка, БМО штаб-квартирасында Россия Федерациясенең алга киткән һәм сәнәгать ягыннан үсеш алган бер төбәге буларак – Татарстан Республикасын тәкъдир итү өчен килдек», – диде ул.

Очрашу барышында, БМО Генераль ассамблеясендә 2015 елның 25 сентябрендә кабул ителгән Тотрыклы үсеш максатларына кергән төрле илләрне һәм халыкларны борчый торган проблемалар турында фикер алыштылар.

Василий Небензя Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсендә искәрткәнчә, мондый нотык-тәкъдир итүләр белән 2018-2019 елларда БМОда Свердловск өлкәсе һәм Мәскәү чыгыш ясаган инде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.