Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркка эш сәфәре кысаларында АКШның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында узды.
Сәламләү сүзе белән Америка-Россия эшлекле советы вәкиле чыгыш ясады.
Америка-Россия эшлекле советы (АРЭС) – Вашингтонда һәм Мәскәүдә офислары булган сәүдә ассоциациясе. АРЭСка Калифорниядә 1993 елның 11 гыйнварында нигез салынган. Советка 200дән артык компаниянең җитәкчесе керә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илләр арасында булган катлаулылыкларга кармастан, республика күп кенә АКШ компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Ул ассызыклаганча, гамәлгә ашырылучы уртак проектлар да бар, киләчәктә дә эшлекле багланышларны саклап калу теләге дә бар.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстанны Россия Федерациясенең бер әйдәүче субъекты буларак тәкъдим итте.
Ул шулай ук искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин икътисадны һәм сәнәгать потенциалын үстерү өлешендә яңа җитди бурычлар куйды. Моңа капитал салуларны яклау һәм хуплау турында яңа закон да ярдәм итәчәк («Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм хуплау һәм инвестицион эшчәнлекне үстерү турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителгән).
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, барлык Россия норматив докуменлары, барлык инфраструктур мәйданчыклар һәм башка инструментлар инвестицион проектларны тиз һәм нәтиҗәле гамәлгә ашырырга, бизнесны үстеререгә ярдәм итәчәк.
Без чит илләр компанияләренең Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлауларын телибез, диде ул.
Америка компанияләре белән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре һәм цифрлы икътисадның башка юнәлешләре буенча элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.
Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын «түгәрәк өстәл» кысаларында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдир итте.