Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты. Комплекс «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.
Бүген «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә онлайн-сатулар өлкәсендәге Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар әзерли һәм «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар озата йөрде.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational фин компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнашты.
Искәртәбез, "Мәскәү-Татарстан күпере" форумы студентларны, аспирантларны, шулай ук күптән түгел үз хезмәт юлларын Мәскәүдә башлаган яшьләрне җыйды. Форумны оештыручы һәм инициаторы - гадәттәгечә Татарстан Респуликасының Россия Федерацясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Тулы вәкиллек каршындагы Яшьләр советы.
Чараны ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин ачты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп, очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнаша.
Форумны оештыручы - гадәттәгечә Татарстан Респуликасының Россия Федерацясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге. Чарада Мәскәү төбәгенең 35 яшькә кадәр яшьләре катанаша - алар барысы да чыгышлары белән күп милләтле Татарстан Республикасыннан яисә Россия төбәкләре татарлары. Ел саен яшьләр алдында уңышка ирешкән атандашларыбыз чыгыш ясый. Алар тәҗрибәләре белән уртаклаша, уңышка ирешү юлы турында сөйлиләр.
2020 елдагы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,5%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча үтәлеш гомуми суммадан 5 млрд. 390 млн. 469 мең сум тәшкил итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.