2020 елның 31 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә “Россия Лидерлары” идарәчеләр бөтенроссия конкурсының төбәк ярымфиналы узды.
Татарстан Республикасыннан ярымфиналда 42 кеше катнашты, алар үзләренең дистанцион тест нәтиҗәләрен расладылар.
Идел буе федераль округыннан бәяләү нәтиҗәләре буенча 30 финалист арасына 7 татарстанлы узды: Абдрәшитов Закир Нурәхмәт улы, Додонов Карен Владимирович, Кайданный Тимур Сергеевич, Миронов Сергей Александрович, Садыков Ирек Рамил улы, Хилимончик Никита Сергеевич һәм Шимина Нина Константиновна. Финалистлар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округының башка субъектларын узды.
Татарстан катнашучылар санын арттыру буенча узган ел белән чагыштырганда (үсеш 24,6%) Россия төбәкләре арасында беренче булды, ә гариза бирүчеләр саны буенча 7 урында (6 мең 402 кеше).