Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул мәрхүмнең хатыны Илһамия Кәримовага телеграмма юллады.
«Хөрмәтле Илһамия Гарифулла кызы! Ирегез Габделхәй Йосыф улы Кәримовның вакытсыз үлеме сәбәпле чын күңелдән тирән кайгыгызны уртаклашам.
Тырыш хезмәт кешесе һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгече, талантлы җитәкче һәм җитештерүне оста оештыручы бакый дөньяга күчте. Өч дистә елдан артык Габделхәй Йосыф улы туган Арча төбәгендә актив хезмәт итте, агросәнәгать комплексын яңартуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте, социаль проектларда, районны төзекләндерүдә көч-куәтен кызганмады.
Сезнең һәм гаиләгезнең хәсрәтен уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сабырлык, ныклык телим. Габделхәй Йосыф улы белән аралашкан, аның янәшәсендә эшләгән һәркемнең хәтерендә ул ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән шәхес, өлгер җитәкче булып истә калыр.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».