Россиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя: Татарстан төрле конфессияләр вәкилләренең тату яшәве өлкәсендә тәҗрибәсе белән уртаклаша ала

04.02.2020

Татарстан Россиянең төбәге буларак БМО әгъзалары булган илләр белән төрле конфессияләр вәкилләренең тату яшәве өлкәсендә тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Бу хакта бүген Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя белдерде. 

Бүген БМО штаб-квартирасында (Нью-Йорк) «Россия төбәкләре: Татарстан Республикасы – Тотрыклы үсеш максатлары» презентациясе кысаларында Василий Небензя Татарстанның Россия төбәкләре арасында халык тормышы сыйфаты дәрәҗәсе буенча беренче бишлеккә керүен искәртте. 

"БМОда Тотрыклы үсеш максатларына ирешү турында чаралар яхшы традициягә әверелә, 2019 һәм 2018 елларда Мәскәү һәм Свердловск өлкәсе белән узган очрашулардан соң, бүген Татарстан - Россиянең динамик үсеп баручы һәм сәнәгате үскән, күп милләтле халкы һәм бай тарихы булган төбәк. Татарстан актив халыкара эшчәнлек алып бара һәм халыкара дәрәҗәдәге күп төрле чараларны үзендә кабул итә, - дип игълан итте Василий Небензя. - Минем Казанда берничә тапкыр булганым бар, һәм Казанныңискиткеч шәһәр булуын исбатлый алам, республиканың ничек актив үсүе ачык күренә. Сер түгел, бу юнәлештә уңыш ачкычы -  Тотрыклы үсеш максатларына ирешү - төбәкләр дәрәҗәсендә дә, һәм БМО һәр төбәкнең үзенчәлеген исәпкә ала". 

Василий НебензяТатарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның БМО Генераль секретаре Антониу Гуттериш белән очрашканы турында да сөйләде. 

Татарстанның тагын бер өстенлеге  - аның күп милләтле төбәк булуы, анда 170 тән артык милләт вәкиле яши һәм төп ике конфессия - ислам, православие - вәкилләре тату яши, дип ассызыклады Василий Небензя. 

Татарстанга һәм Казанга килегез, дип чакырды Василий Небензя презентациядә катнашучыларны, йөз кат ишетүдән бер кат күрү яхшырак.

Презентация кысларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. "Биредә яңгыраган максат һәм бурычлардан башка алга таба үсеш булмый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барыгызга да зур рәхмәт - тыңладыгыз һәм Тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә безнең эшебезгә бәя бирдегез. Алга таба да тырышырбыз. Һәм сезне Татарстанда көтәбез!".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.