ТР Икътисад министрлыгы: Татарстанда антисептикларны һәм индивидуаль яклау чараларын җитештерү арта

04.04.2020

Татарстан предприятиеләре индивидуаль яклау һәм дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмнәрен арттыралар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада төп социаль әһәмиятле товарларга бәяләрне тикшереп тору һәм сәүдә оешмаларында аларның запасларының җитәрлек дәрәҗәсен тәэмин итү көн саен мониторинглана. Тулаем бу атна эчендә бәяләрнең кинәт үзгәрүе күзәтелми. Мондый очраклар килеп чыкканда җентекле анализ уздырыла һәм кирәк булса, эшкә контроль-күзәтчелек органнары да кушыла. 

Министр билгеләп үткәнчә, ТР Элемтә министрлыгы ашамлык продуктларын һәм башка киң кулланылыштагы товарларны Татарстан халкы өчен китереп тору хезмәтенең республика агрегаторы да аны куллана алсын өчен zakazan.com платформасына техник аудит уздыра.

ТР Икътисад министры хәбәр иткәнчә, республикада саклану битлекләре чыгару буенча 19 тегү җитештерүе оештырылган. Моннан тыш, бүгенгә саклану битлекләре җитештерү өчен 13 линия сатып алу буенча 7 предприятие контракт төзегән.

Министр билгеләп үткәнчә, бүгенгә «Аромат» предприятиесе гигиеник гельләр чыгаруны 2,6 млн данәгә арттырган. Завод чыгарылучы санитайзерлар санын апрель азагына 5 млн данәгә җиткерергә планлаштыра. Моннан тыш, республиканың берничә предприятиесе тарафыннан өслекләрне, җайланмаларны дезинфикацияләү чараларын чыгару мәсьәләсе дә карала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.