Рөстәм Миңнеханов хәзерге икътисадый вәзгыятьтә ярдәм чаралары турында үзмәшгүль эшкуарлар белән онлайн режимда фикер алышты

07.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы үзмәшгүль эшкуарлар белән онлайн режимда очрашты.  

Әңгәмәгә үзмәшгүль эшкуарлар белән бергә юнәлеш министрлары, эре банклар вәкилләре дә кушылды.   

Хәзерге икътисадый вәзгыятьтә үзмәшгүль эшкуарларның төп гозерләреннән берсе – бу категория гражданнар дәүләт керткән ташламалардан файдалана алсыннар өчен аларны кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә тиңләү.

Онлайн очрашу барышында хезмәт күрсәтү тармаклары вәкилләре аларга эшчәнлекләрен яңартырга рөхсәт бирүне сорадылар. Аерым алганда, гүзәллек салоннары. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың коронавируска каршы көрәш штабы хәзер вәзгыятьне анализлый һәм мөмкин булган вариантларны тәкъдим итәчәк.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов мондый рөхсәтләрне бары тик махсус  санитар-эпидемиологик чараларны катгый үтәгәндә генә бирү мөмкин булуын кисәтте. «Әлеге мәсьәләдә кешеләр саулыгы – иң мөһиме», - дип белдерде ТР Президенты.

Моннан тыш, үзмәшгүль эшкуарлар бүген халыкта ихтыяҗ булган продукцияне реализацияләүдә ярдәм сорадылар. Үзмәшгүль эшкуарлар арасында медицина битлекләре тегәргә теләүчеләр бар икән. Шулай ук индивидуаль яклау чараларын сатып алырга әзер предприятиеләр дә бар икән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына бу мәсьәләне карарга һәм товарларның һәм әйберләрнең тиешле исемлеген күз алдында тотарга кушты. 

«Бүген без җитди икътисадый кризистабыз. Безнең предприятиеләр, иң беренче чиратта, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре аның йогынтысын сизә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия Федерациясе Хөкүмәте кризисның тискәре йогынтысын киметү өчен чаралар күрә. Бу – тикшерүләр уздырмау да, салымнарны һәм кредитларны түләүне кичектерү дә, эшкуарлар өчен эш хакы түләргә дип еллык ставкасы 0% дәрәҗәсендә ссудалар бирү дә».

Татарстан Президенты искәрткәнчә, ТР Хөкүмәте төбәк дәрәҗәсендә эш төркеме булдырган, бу төркем көн саен агымдагы вәзгыятьне, предприятиеләрнең финанс-икътисадый хәлен, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкныкының да, мониторинглый һәм анализлый. Федераль органнар белән тыгыз элемтәдә эш итә. 

«Бүген Татарстан Хөкүмәте төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чараларын эшли. Бездә төрле ярдәм чаралары бар – субсидияләр дә, салымнарны җиңеләйтү дә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлегә кризисның тирәнлеген һәм нәтиҗәләрен ахыргача бәяләп бетереп булмый. Бизнесыгызны, хезмәт коллективларыгызны саклап калу өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгез. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, федераль ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуга карап, төбәк чараларын да кабул итәчәк».

«Үзләренең сорауларын әзерләгән барлык үзмәшгүль эшкуарларга рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов азакта. – Алар бик актуаль, тормышчан, без аңлыйбыз, беренчедән, барыбыз да хәрәкәт ягыннан чикләнгән, үзизоляциядә. Икенчедән, эшкуарлык – сезнең керем чыганагыгыз, шулай ук бөтен гаиләгез өчен дә. Без моны аңлыйбыз. Һәм гамәлдәге нормалар һәм законнар кысаларында мөмкин кадәр күбрәк үзмәшгүль эшкуарлар эшчәнлекләрен башкара алсыннар өчен карарлар эзләячәкбез. Без якын киләчәктә үзмәшгүль эшкуарларга ярдәм максатларында кабул ителәчәк карарлар турында сезгә хәбәр итәрбез».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.