Бүген Татрстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада инновацион проектлар каралды.
Казан милли-тикшеренү технология университеты (КХТИ) инде ике ел дәвамында "акыллы" материаллар эшли, дип сөйләде профессор, физик һәм коллоид химиясе кафедрасы мөдире Юрий Галәметдинов. Лиотроп һәм термотроп сыек кристаллы лантаноидлар, легирлы квант нокталары тикшерелә. АЛар товарларны, акчаларны, мотор ягулыгын, нефтьне, майларны маркировкалауда кулланыла ала.
Университетта даруларны биометрияле саклау һәм кулланучыга җиткерү системасын булдыра алалар. Лантаноид ионы һәм металлар ярдәмендә матдәгә төрле төстә ясала. Бу 3 Д бастыруда да кулланылырга мөмкин. Ә "акыллы материаллар" нигезендәге дистанцион термометрия технологиясен медицина, сәнәгатьтә кулланып була.
Казандагы "Инжехим" инженер-гамәлгә кертү үзәге директоры Мансур Фәррахов аеруча кискен флюид технологиясенең республика предприятиеләрендә кулланып булуы хакында сөйләде.
Юл төзелешендә карбонат вак ташына шул матдәне сеңдерү су куллану күләмен киметергә ярдәм итә, диде докладчы. Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт министрлыгында әлеге технологияне юлларда кулланып карарга йөкләде.
Шулай ук М.Фәррахов үсемлекләрдән ясалган сеңдермәләр һәм экстратларның дөньяда перспектив дип танылуы хакында сөйләде. Директор республикада үсемлекләр чималын эшкәртү үзәген булдырырга тәкъдим итте. Алардан кешеләр өчен дарулар, авыл хуҗалыгы өчен препаратлар җитештереп була.
А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов композитлардан ясалган эшләнмәләрне сынау өчен Татарстанда аэрокосмик комплекс булдырырга тәкъдим итте. Вузда "КАИ-Композит" композит технологияләре үзәге, Махсус компетенцияләр үзәге, 3-Д тукучылык һәм "КАИ-Ресурс" бүлекчәләре эшләп килә.
Альберт Гыйльметдинов вертолетлар һәм җил энергетикасы өчен композитлардан калаклар эшләү һәм җитештерү үзәген булдыруда ярдәм сорады. Аны Казан вертолетлар заводы белән оештырып була.
"Дөнья яңа материаллар җитештерә, бу инде гадәти хәл. Шуңа күрә авиация белән генә чикләнергә кирәкми, җиргә дә төшәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. ТАНЕКОдагы композитлардан эстакадаларны ул уңышлы мисал дип атады. Аның фикеренчә, композит материалларын күперләр һәм ТЭК объектларын төзүдә киңрәк кулланырга өндәде.
Утырышта башка проектлар да каралды.