Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конго Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Конго Демократик Республикасы делегациясе Казанда эш сәфәрендә. Алар Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгында булганнар, анда республиканың икътисадый потенциалы тәкъдир ителгән, аннары «Идея» технопаркы эшчәнлеген өйрәнгәннәр, «Эйдос-медицина» һәм «Эйдос-робототехника» үзәкләрендә, ИТ-парк югары технологияләр паркында булганнар.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төбәктә Россия-Конго мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Конго Демократик Республикасы белән хезмәттәшлеген югары бәялиләр. Быел Россия һәм Конго дипломатик хезмәттәшлегенә 60 ел тула.
Татарстан Россия-Конго мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертергә әзер, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе булган Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать уңышлары турында кыскача гына сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне үстерергә кирәк. Татарстан югары уку йортларында 16 мең чит ил студенты укый, шул исәптән 23е – Конгодан.
Конго Республикасы вәкилләре дә үз чиратында тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.