Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашу барышында ведомство алдында торган бурычлар өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Андрей Цариковский Казанда Нефть-газ өлкәсендә биржа сәүдәсе перспективалары турында конференциядә катнашу өчен килде (чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Уку-методик үзәгендә уза, Казан).
Рөстәм Миңнеханов Андрей Цариковка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.