Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашуда үзара товар әйләнешен арттыру һәм туризм юнәлешләрен үстерү буенча эшләргә тәкъдим итте

23.09.2020

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин имза куйдылар.

Искәртәбез, Олег Хорохордин җитәкчелегендәге Алтай Республикасы делегациясе Казанга эш сәфәренә килде. Делегация әгъзалары Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда төбәкнең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар, шулай ук Казанның җәмәгать киңлекләрен, аерым алганда, Иске Татар бистәсен һәм Кабан күленең яр буйларын карап чыктылар.

Олег Хорохордин белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, агымдагы елның июнендә Тау Алтаенда имзаланган хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»на кул кую өчен Казанга килү мөмкинлеге тапканнары өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Алтайда берничә мәртәбә булган, һәм соңгы елларда эшлекле төбәкара багланышлар активлашкан.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Татарстан белән Алтай Республикасы арасында товар әйләнеше зур түгел – Татарстан 450 млн. сумга якын продукция китерә.

Алтай Республикасының табигый күптөрлелеге зур кызыксыну уята, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, 2018 елда кар барсы популяциясен саклау һәм торгызу буенча килешүгә кул куелды, бу өлкәдә ведомствоара юл картасы төзелде. Бу эшкә Россия Фәннәр Академиясенең А.Н.Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты галимнәре дә кушылды.

«Уртак көч белән мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча үзәк булдырачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Тау Алтаеның уникаль табигате – бөтен ил байлыгы. Сезнең төбәктә туризм инфраструктурасы уңышлы үсеш ала». Ул шулай ук туризм тармагының потенциалы Алтай Республикасының динамик үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

«Безне тирән этномәдәни элемтәләр берләштерә, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Зур Алтай – күп кенә мәдәниятләрнең, шул исәптән төркиләрнең дә борынгы ватаны. Безнең киләчәктә дә тарих һәм мәдәният галим-тикшеренүчеләребез белән бергә төрки халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачакбыз, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча бергәләп эшләячәкбез, иҗади коллективлар һәм музей экспозицияләре белән мәдәни алмашуларга ярдәм итәчәкбез».

Үз чиратында, Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин Татарстан Республикасын – ТАССРның 100 еллыгы, ә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты сайлауларында ышанычлы җиңүе белән котлады.

«Безнең Татарстан белән хезмәттәшлек эзлекле рәвештә үсә», - диде Олег Хорохордин. Төбәк өчен иң кызыклы юнәлешләр арасында ул Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм туризм юнәлешләр е нпопулярлаштыру, шулай ук махсус икътисадый зоналар булдыру һәм үстерү буенча хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алуны атады. Моннан тыш, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, сәнәгать парклары һәм электрон сәүдә мәйданчыклары булдыру өлкәсендәге эшчәнлек дә перспективалы булып тора.

«Безнең килешү төбәкләребезгә файда китерер дип ышанам», - диде Олег Хорохордин. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елда Алтай Республикасының 30 еллыгы бәйрәм ителәчәк һәм, ул Рөстәм Миңнехановны шунда чакырды.

"Моннан тыш, төбәктә Алтай Республикасында Сабантуй кебек танылган татар бәйрәме оештырылуын көтәләр", - диде Олег Хорохордин.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2021 елда Алтай Республикасының 30 еллыгын бәйрәм итүгә чакыруны бик теләп кабул итә, шулай ук Алтай Республикасында Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм уздыру мөмкинлеген караячак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.