Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясендә катнашты.
Сессия Казан Ратушасында уза. Чара шулай ук интернет челтәре аша тапшырыла.
Депутатлар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясенең муниципаль сайлаулар турындагы мәгълүматын тыңлады; Казан шәһәр Думасында сәяси партияләр фракцияләре турында; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы турында; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары турында; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге президиумы турында; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында һәм башка мәсьәләләр карадылар.
Сессиядә Илсур Метшин Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Казан шәһәре мэры итеп сайланды. Ул депутатларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Илсур Метшинны шәһәр башлыгы итеп сайлануы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Шәһәрдә 15 ел эчендә башкарылган барлык эшләр, без күргән барлык үзгәрешләр Илсур Метшин җитәкчелегендәге зур команда эшененең колачын раслый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хөрмәтле депутатлар, шәһәр башлыгына ярдәм күрсәтүегезне сорыйм. Республика башкаласы мэры сезнең бердәм команда булуыгызны аңларга тиеш һәм сез дә бөтен шәһәр, бөтен республика өчен эшегезне дәвам итәчәксез».