Бүген Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов төбәк халкы файдасына нәтиҗәле эш алып бару хакына көчләрне берләштерергә өндәде.
«Сезнең адреска сайлаучылардан – республикабыз халкыннан мөрәҗәгатьләр килде, аларны эшкә алырга әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сәяси карашларга карамастан, без республикада яшәүче кешеләр файдасына эшләргә тиеш".