Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2020 форумында: Без цифрлаштыру турында сөйләгәндә: иң мөһиме – кешеләр, дибез

21.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2020 халыкара онлайн-форумында катнашты.

Чараны видеоролик күрсәтүдән һәм форум кунакларын сәламләүдән башлап җибәрделәр.  

Башта «Цифрлы трансформация. Өндәүләр һәм перспективалар» пленар утырышында катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм башкалар сәламләвен укыдылар.

Искәртәбез, Kazan Digital Week-2020 халыкара онлайн-форумы 2020 елның 21-24 сентябрендә узачак.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә форум белән кызыксынучыларның барысына да рәхмәт әйтте һәм чара цифрлы өлкәдәге яңа трендлар турында фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булыр, дип өмет белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week-2020 тәҗрибә алмашу, цифрлы технологияләрне эшләү һәм алга сөрү өчен яхшы халыкара мәйданчык булачак.

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, быел июль аенда Иннополиста Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм ИТ-индустрия вәкилләре катнашында панель дискуссия узган. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрия Чернышенкога бу чараны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.  

Без һәрвакыт киләчәкне уйлап эшлибез, илдә беренчеләрдән булып, дәүләт хезмәт күрсәтүләренең төбәк порталын эшләтеп җибәрдек, бүген анда 307 төрле хезмәт күрсәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Гражданнардан кара-каршы элемтә алу өчен «Халык контроле» системасы эшли, бу системаны Россия Президенты Владимир Путин да уңай бәяләде.

«Без цифрлаштыру турында сөйләгәндә: иң мөһиме – кешеләр, дибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. -  Шартлар да тудырырга мөмкин, әмма кадрлар булмаса, эш файдасызга әвереләчәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, федераль ярдәм белән Казан элемтә техникумы яңартылды, аның базасында Халыкара компетенцияләр үзәге булдырылды.

Республикада илнең иң абруйлы ИТ-югары уку йортларыннан берсе – Иннополис Университеты эшли (хәзер анда 804 студент белем ала). Шулай ук югары уку йорты базасында былтыр 21 төбәктән 3 мең дәүләт хезмәткәре, 4 мең предприятие хезмәткәре квалификациясен күтәрде.

Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы кысаларында тагын махсус күргәзмә оештырылган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.