Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мостотрест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм «Мостотрест» ГАҖ генераль директоры Владимир Власов төбәкнең юллар инфраструктурасын үстерү, кайбер актуаль юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.