Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Яклар Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары фикер алыштылар, шул исәптән коронавирус чикләүләре шартларында да. Шулай ук Covid-19 таралышына каршы көрәш кысаларында төбәкара хезмәттәшлек тә каралды.
Исегезгә төшерәбез, Александр Беглов Казанга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрәсимендә катнашу өчен килгән иде.