Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Төзелештә өлеш кертеп катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды" ППК генераль директоры Константин Тимофеев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашу барышында Татарстан территориясендә төзелештә өлеш кертеп катнашу буенча проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау турында фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Константин Тимофеевка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.