Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖ директорлар советы утырышын уздырды

24.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ директорлар советы утырышы узды.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән  “Татэнергосбыт” АҖнең 2020 елның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, компаниянең 2021-2025 елларга үсеш программасы, агымдагы елда электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу үсеше буенча инвестицион программаны тормышка ашыру барышы, “Казан синтетик каучук заводы” (“КСКЗ”) ААҖ бурычларын җайга салу һәм капиталь кертемнәр программасына үзгәрешләр кертү турында.

“Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов Директорлар советы әгъзаларын компаниянең быел 9 айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Үзенең докладын ул гомумроссия күрсәткечләреннән башлады. Ул 2020 елда тулаем ил буенча электр энергиясен куллануның тискәре динамикасы күзәтелүен билгеләде. Ихтыяҗ кимү сәбәпләре итеп, I кварталда кышның җылы булуы (уртача температура 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 градуска югарырак була), II кварталдан коронавируска каршы чикләүләр кертү аталды.

Алга таба директор түләү дисциплинасы турында сөйләде. “Өстәмә игътибар таләп итүче тагын бер факт - түләмәүләр үсеше. Гомумән алганда, 2020 елның 1 ноябренә кулланучыларның бурычлары 425 млн сум тәшкил итә”, - дип билгеләде Рифнур Сөләйманов.

Директорның үсеш буенча урынбасары Гөлнара Сәярова Директорлар советына “Татэнергосбыт” АҖнең 2021–2025 елларга үсеш программасын тәкъдим итте.

Директорның мәгълүмати технологияләр буенча урынбасары Рамил Хуҗин компаниянең үсеш проектлары белән 6 портфель тәкъдим итте. Директорлар советы “Татэнергосбыт” АҖ үстерү буенча тәкъдим ителгән программаны раслады.

Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алуны үстерү буенча инвестицион программаны гамәлгә ашыруның барышы турында директорның энергия һәм егәрлек сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары Марат Вәлиев хисап бирде.

Утырыш азагында директор Рифнур Сөләйманов Директорлар советына “КСКЗ” ААҖнең кулланылган электр энергиясе өчен бурычларын җайга салу һәм компаниянең капиталь кертемнәр программасына үзгәрешләр кертү турында җиткерде.

 

 


“Татэнергосбыт” АҖ матбугат хезмәте