Рөстәм Миңнеханов митрополит Феофанны җирләү чарасында катнашты

23.11.2020

Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде. Искәртеп узабыз, владыка 20 ноябрьдә 74 нче яшендә вафат булды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстан митрополиясенең Казан епархиясе вакытлыча идарәчесе Йошкар-Ола һәм Марый митрополиты Иоанн да катнашты.

Митрополит Феофан Казан Мәрьям Ана иконасы соборының алтаре артына җирләнде. Владыка 1930 елларда җимерелгән соборны торгызуда актив катнашкан булган.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Александр Беглов һәм Михаил Бабич мәгарә храмын карадылар, шулай ук Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын реконструкцияләү барышы белән таныштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.