Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 7770 кеше тәшкил итә (яки 100 мең кешегә 208,1 авыру). Сентябрьнең шул чоры белән чагыштырганда авыручылар 1,3 тапкыр арткан. Сентябрьдә 721 очрак теркәлсә, 1-17 октябрьдә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 540 яңа очрагы ачыкланган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Генераль ассамблеясенең Россия Федерациясендә WorldSkills хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән Россия эшлеклеләре арасында Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, быел Дублинда (Ирландия) узарга тиешле WorldSkills Генераль Ассамблеясы, пандемия аркасында, цифрлы форматка күчерелде һәм хәрәкәттә катнашучы 70тән артык илдән вәкилләр җыйды. Чара 13 һәм 14 октябрьдә узды һәм ике сессиядән торды.
Татарстан Республикасы кырларында 105 мең гектардан көнбагыш җыеп алынган, ягъни бу культураның гомуми мәйданының 88 %ы. 172 мең тонна уңыш җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш 16,5 ц тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең төгәлләнүе 96,91 % тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир мэры Тунч Сойер белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Измир провинциясе губернаторы Яуз Сәлим белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измирга (Төркия) эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бәкир Пакъдемирли белән очрашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген ТР Дәүләт Советында “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.